news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Милли телләрдә дәреслекләр әзерләү - зур проблема

Дәүләт Киңәшчесе милли телдәге мәктәп дәреслекләре проектларына экспертиза үткәрү кыенлыкларын сөйләде.

Минтимер Шәймиев: Милли телләрдә дәреслекләр әзерләү - зур проблема
tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милли телләрдә дәреслекләр әзерләү - зур проблема. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шулай дип белдерде. Ул милли телләрдә дәреслекләр проектлары экспертизасын уздыру проблемасына кагылды.

«Бүген татар яки чуваш мәктәпләре өчен дәреслек кирәк, ди. Рус телендәге дәреслекләр өчен федераль ведомствода комиссия бар. Бер тапкыр экспертлар карый да, ахырда ул дәреслек буларак чыга. Мәсәлән, удмурт телендә дәреслек проекты әзерләнгән, бөтен экспертизаларны узган, ди. Финишта дәреслек булып чыга дип уйлыйсызмы?! Дәреслек булмый ул, уку кулланмасы була», — ди Шәймиев.

Аның фикеренчә, бу хәл, билгеле, гарьләндерә, чөнки милли телләрдәге дәреслеккә дә рус телендәге дәреслеккә кебек үк, шундый ук көч һәм акча сарыф ителгән була. «Күпләр белми бу хакта. Милли телдә булса, кулланма, диләр. Ә аңа бит тагын экспертиза үткәрергә, тагын түләргә кирәк. Ә беренче тапкыр ясаганда, ул экспертлар кая иде соң дисәң — җавап юк. Теләсә нинди юл белән озакка сузыла бу эш», — ди Дәүләт Киңәшчесе.

Ул мәгариф министрының гел Мәскәү юлында йөрсә дә, министрлык тавышын ишетергә теләмәүләрен әйтте. «Мондый караш булганда, зур телләр дә юкка чыгарга мөмкин. Бу юка материя, сабырлык сорый», — диде.

Минтимер Шәймиев белем бирү системасын үзгәртеп корырга кирәклеген әйтте. Билингваль, полилингваль белем бирү системалары актуальлеген белдерде. «Чөнки дөнья башкача яши, яшьләре дә бүтән. Без вакыт кына югалтабыз, барыбер шул юлдан барасы. РФ Конституциясе нигезендә төгәл анык сәясәт җитми. Без аны бозабыз. Тыныч кына утырып, карап, тыңлау мөмкин түгелмени?!» — ди ул.

Дәүләт Киңәшчесе укытучыларны кыскартуның тискәре якларын да искә алды. «Милли телләрдә укытучыларны кыскарткач, алар ничек яшәргә тиеш?! Алар бит 30 елдан артык гомерен шушы һөнәргә багышлап, аңа тугры калган, өметләнгән. Бу моментларны исәпкә алмыйча ярамый. Федераль дәүләт булуны исәпкә алып, дөрес федератив программа пәйда булырга тиеш», — дип әйтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100