news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Химпроминжиниринг» башлыгы белән яңа проектлар турында фикер алышты

2015 елдан башлап «Алабуга» МИЗда «Химпроминжиниринг» – «Алабуга-Волокно» фәнни-җитештерү корпорациясе предприятиесе эшли.

Миңнеханов «Химпроминжиниринг» башлыгы белән  яңа проектлар турында фикер алышты

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Химпроминжиниринг» фәнни-җитештерү корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Тюнин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган очрашуда «мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре» турында сүз барды, диделәр матбугат хезмәтендә.

2015 елның май аеннан «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында углерод җепселләрен җитештерә торган «Алабуга-Волокно» заводы — «Химпроминжиниринг» фәнни-җитештерү берләшмәсенең бүлендек предприятиесе эшли. Предприятие продукциясе үзенчәлекләре һәм бәя характеристикалары буенча халыкара аналогларга тиң.


«Химпроминжиниринг (UMATEX бренды) «Росатом» дәүләт корпорациясе составына керә. Ул Россиядә беренче урында һәм киң сортаментлы углерод җепселләре җитештерү буенча дөнья лидерларының унлыгында тора. Моннан тыш, компания инжиниринг ярдәме күрсәтә һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100