Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин ана капиталы тирәсендәге мошенниклык проблемасына игътибар итте
РФ Президенты фикеренчә, ана капиталыннан файдалану мөмкинлекләрен арттырганда, уйлап эш итәргә кирәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте ана капиталы программасын озайту турында уйлый. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә узган Бөтенроссия халык фронты конференциясендә белдерде.
Путин ассызыклап үткәнчә, Хөкүмәт, халыкны алдамас өчен, 2016 нчы елдан соң, ана капиталы программасын озайту турында җентекләп уйларга тиеш.
“Хөкүмәт озайтуны ничек тәэмин итү турында уйлый, билгеле бер акчалар кертә, ләкин, билгеле булганча, программа әлеге ярдәмне билгеле бер кешеләргә генә күрсәтү юнәлешендә яңартылырга тиеш”, - дип билгеләде дәүләт башлыгы. Бөтенроссия халык фронтының үзәк штабы вәкиленең соравы ана капиталын озайту турында булды.
“Монда сертификатларны акчага әйләндереп, хатын-кызларны һәм гаиләләрне алдарга теләгән караклар болай да җитәрлек, - дип билгеләде дәүләт башлыгы. – Куллану вариантлары күп булган саен, кешеләрне алдалау, акчаларын урлау өчен, юньсез кешеләргә дә мөмкинлекләр арта”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз