Миңнеханов һәм Нилов пандемия чорында кешеләргә ярдәм итү чаралары хакында сөйләште

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда Covid-19 пандемиясе чорында гражданнарга булышлык итү, аерым алганда, халыкның якланмаган категорияләренә һәм эшсезләргә социаль ярдәм күрсәтү хакында фикер алыштылар», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.