Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Путин белән туры элемтәнең 2020 елда узачагын хәбәр итте
Шул ук вакытта парламентка юлламаның вакыты әлегә билгеләнмәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). "Владимир Путин белән туры элемтә" 2020 елда булачак, парламентка юлламаны игълан итү вакыты әлегә билгеләнмәгән. Журналистларга Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Турыдан-туры элемтә киләсе елда булачак, - диде ул. - Федераль Җыенга Президент юлламалары быел ел ахырына кадәр булмаска да мөмкин".
"Әлегә юлламаның вакыты билгеләнмәгән", - дип өстәде Кремль вәкиле.
- Путин, кагыйдә буларак, елга бер тапкыр туры элемтә үткәрә һәм парламентка мөрәҗәгать итә. Моннан алдагы туры элемтә 2019 елның июнендә булды, ә парламентка юлламаны президент 2019 елның февралендә игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз