Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Казанның 175нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен орден-медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы республиканың Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Алексей Песошин гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен Халыкара укытучылар көне белән котлады. Ул аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, нык сәламәтлек, ниятләренең тормышка ашуын теләде.
«Безнең һәммәбезнең мөгаллимнәре, беренче укытучысы, безне ниндидер мөһим нәрсәләргә өйрәтүчеләр булды. Шуңа күрә, һөнәрегезгә тугры, фидакарь булуыгыз, балаларга мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә», — диде Алексей Песошин.
Педагогларны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да тәбрикләде.
Казанның 175нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен орден-медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз