Р.Миңнеханов:“ТРның салым потенциалы зур була торып та ул баланслы бюджет тәэмин итә алмый

Киләсе елда ТР консолидацияләнгән бюджетында кытлык 12 млрд. сумга якын булачак
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Хөкүмәте утырышларында соңгы араларда илнең әкренләп кризис “төбе”ннән чыга башлавы, уңай динамика турында өметләндергеч сүзләр еш яңгыраса да, хәлләр иркен суларлык түгел. Киләсе ел авыр булачак. Бу хакыйкать бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында 2010-2012 елларга республиканың социаль-икътисади үсеш фаразлары, “ТР 2010 елга бюджеты турындагы ” ТР закон проекты хакында фикер алышканнан соң тагын да ачык аңлашылды. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратлары, министрлык-ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, депутатлар катнашты.

“Агымдагы ел, фаразланганча, бик киеренке, авыр булды. РФ Финанс министрлыгының җитди ярдәме булмаган булса, бүген җитди проблемалар алдында калган булыр идек”, - дип билгеләп узды Премьер-министр. Әмма ярдәм белән бергә республика бик җитди бюджет йөкләнеше дә алган. Алган кредитларны кайтарасы да бар бит әле. 16 млрд. сум бюджет кредитының Татарстан ел ахырына кадәр 4,6 млрд. сумын кире кайтарырга тиеш. Хәзер республика бу кредитның вакытын 3 елга озайту турында сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр. Тагын шунысы бар, авыр икътисади шартларда республикада бюджетның үз керемнәре, узган елга караганда, 26 млрд. сумга азрак җыелган. 2010 елга чыгым вәкаләтләре бүгенге вәзгыятьтән чыгып формалашкан. “2010 елда барысы да икътисадның хәленә бәйле булачак. Әлегә кризис чокырыннан узып, тотрыклылануга таба барабыз дигән сүзләрдән башка реаль әйбер күрмибез. Икътисадның җанлануы турында сөйләүче кайбер саннар булуга карамастан, бернинди керем алынмый”, -дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе елга ТР бюджеты проектын формалаштыру эшләре апрель аеннан бирле алып барылган. Фараз күрсәткечләре министрлык-ведомстволарда каралган, муниципаль район, шәһәр округларында очрашулар узган. Бюджетның керем өлеше фаразлары нигезенә 2010 елга республиканың социаль–икътисади үсеш фаразлары, 2009 ел бюджетының көтелгән үтәлеше салынган, 2010 елга федераль бюджет проекты нигезләмәләре исәпкә алынган.

ТР Финас министрлыгының бүген Министрлар Кабинеты утырышына чыгарган фараз күрсәткечләренә караганда, киләсе елда ТР консолидацияләнгән бюджетында кытлык 12 млрд. сумга якын булачак. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республиканың салым потенциалы зур була торып та ул баланслы бюджет тәэмин итә алмый. Билгеле булганча, быел гамәлдәге салым законнарына үзгәрешләр кертү турында кайбер федераль законнар кабул ителде. Алар субъектлар бюджетына килүче керемнәрне киметә. Федераль үзәк җиңел җыела торган салымнарны инде үзәкләштереп бетерде дияргә була. Киләсе елдан төбәкләр файдалы казылмаларга салымнан да мәхрүм кала. Шул сәбәпле, республика кредитлар сорарга мәҗбүр. Финанс министры Радик Гайзатуллин белдерүенчә, киләсе елда бюджет кытлыгын озак вакытлы бюджет кредитлары белән капларга уйлыйлар. Шул ук вакытта ул бу ярдәмне алу бик кыен булачагын искәртте.

Нефть төбәге булган Татарстан өчен иң зур югалту файдалы казылмаларга салымның тулысынча үзәкләштерелүе булгандыр. Бүген аның 5 проценты нормативлар буенча субъектлар бюджетына исәпләнә иде. Аны югалу нәтиҗәсендә, Татарстан бюджеты 3,1 млрд.сумнан артык кеременнән колак кага. 2010 елда төбәкләр бюджетларында югалтуларны өлешчә компенсацияләү күздә тотыла анысы. Ләкин бу сумма югалтуларның 60 процентын гына каплаячак, - ди финанс министры Радик Гайзатуллин. 1,2 млрд. сум компенсацияләнмәгән килеш кала. Нефть продуктлары, алкоголь продукциясе, сыра акцизларын федераль бердәм хисаптан төбәкләргә күчерү нормативлары арту нәтиҗәсендә, субъектларга өстәмә керем алыначак. Киләсе елда транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт пошлинасын арттыру да күздә тотыла. Шулай да акцизлар буенча уңай үзгәрешләр, файдалы казылмаларга салымны югалтудан килгән зарарны тулысынча компенсацияләми. 2010 елда, шулай итеп, республика консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керем алыныр дип фаразлана. Шуның 80 млрд. сумы бюджетның үз керемнәре өлешенә туры килә. (ТР бюджетына килгәндә, аңа 66,1 млрд. сум керем алыныр дип көтелә). 8,3 млрд. сумы бюджетара трансфертлар рәвешендә федераль үзәктән килер дип көтелә. Киләсе елда, 2009 елга караганда, федераль чараларның азрак алынуы кайбер программаларның гамәлдә булу вакыты төгәлләнү, кайбер юнәлешләр буенча бюджетара трансфертларның тулысынча бүленмәве белән бәйле. “Россия бюджетының хәзерге формалашу этабында федераль акчаларның бер өлеше федераль министрлыклар-ведомстволар дәрәҗәсендә үзәкләштерелгән. Бу акчалар ел дәвамында ил төбәкләренә бүленәчәк”, -ди Радик Гайзатуллин. Федераль бюджеттан алына торган финансларның кимүе шулай ук киләсе елдан федераль үзәкнең кайбер чыгым вәкаләтләрен тулысынча төбәкләргә тапшыруы белән бәйле. Ләкин кайбер вәкаләтләр финанслар белән озатылмый.

Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, узган еллардагы кебек, киләсе елда да консолидацияләнгән бюджетны тулыландыруда 3 төп чыганак- физик затлар кеременә салым, керем һәм мөлкәт салымнары зур роль уйнарга тиеш. Консолидацияләнгән бюджетка килә торган салым керемнәренең алар 80 процентын тәшкил итә (республика бюджетында - 83 процент). 2010 елда консолидацияләнгән бюджетка физик затлар кеременә салым 31,3 млрд. сум (республика бюджетына -18,8 млрд. сум) күләмендә җыелыр дип көтелә. Керем салымына килгәндә, ул тулысынча республика бюджетын тулыландыруга тотыла. Киләсе елда аның күләме 17,6 млрд. сум булырга тиеш. Фаразларга караганда, оешмалар милкенә салым 8,6 млрд сум күләмендә алыныр дип көтелә. Физик затлар мөлкәтеннән -0,4 млрд. сум, транспорт чараларына салымнан -1,8 млрд.сум, җир салымыннан- 3,7 млрд. сум керер дип көтелә.

Консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлеше 100,2 млрд. сум күләмендә фаразлана (республика бюджетында-78 млрд. сум). Чыгымнарның яртысыннан артыгы – 55,4 млрд. сумы социаль-мәдәни өлкәгә каралган (ТР бюджетында-26,7 млрд.сум).

Шулай итеп, киләсе елга бюджет кытлыгы, 11,9 млрд. сумга җитә. Рөстәм Миңнеханов бедергәнчә, бюджет кытлыгы республика казнасына гына кагыла, ә төбәкләр бюджетын баланслы итәргә тырышканнар. Радик Гайзатуллин 2010 елда бюджет кредитлары алуны кыенлаштыручы төп сәбәпне атап узды. 2010 елда федераль казнадан регионнарга бюджет кредитлары бирү лимиты сизелерлек кыскара икән. Шул сәбәпле, бюджет кытлыгын каплауда аларга гына өмет итеп булмый, ә билне тагын да кысу, бәрәкәтле эш итү ысулларына мөрәҗәгать итәргә кала. Министр физик затлар, предприятиеләр белән даими эш алып барырга, республика һәм җирле бюджетларның чыгым өлешен бер үк вакытта җентекләп тикшереп бару, оптимальләштерү чаралары уздыру, кредиторлык һәм дебиторлык бурычларын киметү, бик сакчыл караш тәрбияләү кирәк дип саный. Барлык бюджет учреждениеләре буенча агымдагы, башка чыгымнарны нормалаштыру буенча 2009 ел ахырына кадәр бюджет финанславы практикасын кертергә кирәклеген дә искәртте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, киләсе ел бюджетында катлаулы берничә момент бар. Аның берсе инфраструктура төзелеше, төзеклектә тоту мөмкинлекләре кыенлашу. Шундый катлаулы шартларда ул федераль фонд аша финансланучы капиталь ремонт программасында катнашуны дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Бүгенге утырышта 2010 елга бюджет фаразлары нигезгә алып, документны ТР Президенты каравына җибәрергә булдылар. Инде 15 октябрьгә кадәр ТР Президенты төп финанс документы проектын ТР Дәүләт Советы каравына кертергә тиеш.