Миңнеханов Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалдын карады

Әлмәт районында Президент программасы буенча 533 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр, шуларның илле икесен быел файдалануга тапшыру күздә тотыла.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре барышында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларының берсендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент шәһәр халкы белән аралашты һәм Шевченко урамындагы ишегалдын карады. Әлеге территория ике йортны берләштерә, аларда 440 кеше яши.

Миңнеханов кешеләрдән аларның программаның гамәлгә ашырылуыннан канәгатьме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды.

«Рөстәм Нургалиевич, өлкән буынны кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә», - диде чарада катнашучыларның берсе.

Яңартылган ишегалдында халык үтенече белән яңа эскәмияләр, чүп савытлары, хәтта келәм чистарту, кер киптерү өчен махсус урыннар барлыкка килгән. Реконструкция кысаларында ишегалдына керә торган юллар һәм тротуарларга асфальт җәелгән. Шул ук вакытта, яшел зона мөмкин кадәр сакланган.

«Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган чорда Әлмәт районында 533 ишегалды тәртипкә китереләчәк, шуларның илле икесен быел файдалануга тапшыру күздә тотыла.