news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Комтранс-2017» халыкара күргәзмәсендә булды

Биредә Татарстан техникасы да тәкъдим ителде.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Комтранс-2017» халыкара коммерция автотранспорты күргәзмәсендә булды.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" җәмгыятенең иң яңа авыр йөк машинасы – К5 кабиналы КАМАЗ-54901 моделен тәкъдим итүдә катнашты. Презентациядә К5 кабинасына игътибарны җәлеп иттеләр, ул машина йөртүчегә уңайлы шартлар тудыра.

"КАМАЗ" җәмгыяте гадәттәгечә төрле автотехника тәкъдим итте: пассажирлар өчен транспорт, яңа электр автобусы (электробус).

Күргәзмәдә "КАМАЗ" җәмгыяте шулай ук КАМАЗ-6282 электробусын тәкъдим итәчәк, аның тышкы һәм эчке бизәлешен үзгәрткәннәр. Икенче буын электробусы Drive Electro Мәскәү компаниясе белән эшләнде һәм "Мострансавто" берләшмәсендә тест узган. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot