^Минтимер Шәймиев: "Табыш алып була торган көчле хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк"

^Минтимер Шәймиев: "Табыш алып була торган көчле хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк"

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Президентының Әтнә районына эшлекле сәяхәте Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү комплексының кырларын караудан башланды. Республика Илбашын ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Әтнә районы хакимият башлыгы Габделәхәт Хәкимов, районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре озатып йөрде.

Президент уҗым бодае һәм борчак чәчәүлекләре белән канәгать калды. Кырда ук уңыш җыеп алырга техника әзерләү, хуҗалыкларның ягулык-майлау материаллар белән тәэмин ителүе һәм авыл халкының башка актуаль мәсьәләләре турында сөйләшү булды. Авыл хуҗалыгы җитештерү комплексының җитәкчесе Илгиз Хәйруллин сүзләренчә, быел хуҗалык 10 миллион сумлык (кредит исәбенә һәм шәхси акчаларына) яңа техника: "КамАЗ"лар һәм "Ягуар" яшел азык җыючы комбайннары сатып алганнар. Кооператив ит, сөт һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә хуҗалыкны алып баруның яңа ысулларын үзләштерәләр, быел хуҗалык Россия нәсел лицензиясе алган. Соңгы биш елда сөт җитештерү 25 процентка арткан. Хуҗалыкның рентабельлеге 23,5 процент тәшкил итә.

Президент белән районның хуҗалык җитәкчеләре фикер алышуда авыл җирендә "соры базар" проблемасы да кузгатылды. Бу турыда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең башлыклары чынлыкта ничек булганын белеп үз фикерләрен әйттеләр. Ялланып эшләгән кешеләрнең көнлек хезмәт хаклары мең сум булса да, алар субсидия алырга килә. Президент беренче вице-премьер Равил Моратов җитәкчелегендә махсус оештырылган комиссия бу проблеманы хәл итү юлларын эзләвен шәрәхләп үтте.

М.Шәймиев билгеләп үткәнчә, Әтнә районы - специфик, инвесторларга кагылышлы мәсьәләне саклык белән хәл итәргә кирәк. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен уңышлы эшләүче хуҗалыкларга озак вакытлы процентсыз кредит бирә торган махсус программага кертергә мөмкин. Мондый авыл хуҗалыгы берләшмәләрен сайлау белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шөгыльләнә, аннары "Ак Барс" Банкында биш елга кредит линиясе ачыла. Кредит буенча алынган акча технологияне яңартуга, терлекләрнең биналарын реконструкцияләүгә тотыла. Акча, нәкъ менә инвесторлары булмаган хуҗалыкларга бирелә.

Аннары Президент һәм аны озатып йөрүче затлар Зур Әтнә район үзәгендә мәдәни-спорт комплексы ачу тантанасында катнашты. Минтимер Шәймиев, авыл халкын бу вакыйга белән котлап, әтнәлеләрнең зур бүләк алуларын билгеләп үтте. Заманча комплекста спорт залы, балалар китапханәсе, тамашачылар һәм хореография залы, түгәрәк һәм студия өчен кабинетлар бар. Район үзәген бизәп торучы яңа корылманы котлап "Газель" һәм музыка кораллары бүләк ителде.

Яңа комплекста беренче булып Фәйзи Галиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1944 елда фронттан кайткач, "Искра" колхозының рәисе итеп билгеләнгән һәм хуҗалык белән 1993 елга кадәр берөзлексез җитәкчелек иткән. Колхоз бер тиен ссуда һәм кредит та алмыйча үз хисабына үскән. Ф.Галиев идарә иткән вакытта биредә өч мәктәп, өч балалар бакчасы, 8 кибет, өч мәдәният йорты, Көнкүреш кирәк-яраклары йорты, хастаханә төзелгән. Колхоз республикада беренчеләрдән булып территориясенә газ керткән. Бүген юбилярның берничә "укучысы" башка хуҗалыкларны уңышлы җитәкләп килә.

Республика Илбашы чын йөрәктән ветеранны котлады, ул республика тарихында шәхси битен булдырган хезмәт сөючән кеше. Фәйзи Галиевның күптөрле бүләкләренә ТР Президенты тапшырган "Татарстан Республикасы каршындагы хезмәте өчен" ордены өстәлде.

Минтимер Шәймиев әлеге сәфәргә йомгак ясап, Әтнә районының үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. "Аның мисалында безнең рухыбыз - тел, мәдәният, татарларны гореф-гадәтләрен, без югалткан һәм алмашка килгән яңалыкларның нинди халәттә булуын күзәтергә мөмкин", - диде ул. М.Шәймиев район хуҗалыкларына бәя биреп, үсә, алга бара торган табышлылар да бар һәм көчсезләр дә бар, дип билгеләде. "Без табыш алып була торган көчле хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек, дип дәвам итте Президент. Көчсез авыл хуҗалыгы предприятиеләренә акча җилгә очырган кебек кенә. Аларның язмышын да хәл итәргә кирәк - анда безнең кешеләр яши һәм эшли. Без бу мәсьәләне федераль хакимият дәрәҗәсендә куябыз. Мондый адым икътисадның күп тармакларында кирәк". Сүз уңаена, дип искә төшерде М.Шәймиев, бу турыда РФ Премьер-министрның беренче урынбасары Александр Жуков та әйтте, ул да акчаны көчле төбәкләргә тотарга кирәк, чөнки алар аша илне күтәрергә кирәк, дип саный.