Ф.Мөхәммәтшин:“Муниципалитетларда контроль-хисап органнары булдыру үзен тулысынча аклый”

ТР парламенты рәисе бу фикерен бүген РФ Муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең VIII конференциясендә җиткерде
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда РФ Муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең VIII конференциясе узды. Ратушада РФ Хисап палатасы, РФ Контроль-хисап органнары ассоциациясе рәисе Сергей Степашин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үткән җыен муниципаль ресурслар куллануның нәтиҗәлек аудитын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланды.

Глобаль финанс кыенлыклары чорында ил, төбәкләрнең Хисап палаталары эшчәнлеге белән бәйле мәсьәлә беренче планга чыга. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында әнә шуңа игътибарны юнәлтте. Татарстан бүген хакимият органнарының барлык дәрәҗәсендә финанс аудиты булдырган төбәк. Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, республикада 2004 елда Хисап палатасы төзелү белән прогрессив, бәйсез дәүләт финанс контроле булдыруга җитди адым ясалды. Бюджет системасының ачыклыгын тәэмин итү, палата тәкъдимнәрен нәтиҗәле үтәү буенча сизелерлек эшләр башкарылган. Әлеге контроль –хисап органының, аерым алаганда, бюджет акчаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланылуын тикшерүдә роле зур. Парламент рәисе ассызыклаганча, республикада нәтиҗәлелек аудиты Хисап палатасы эшчәнлегендә мөһим инструмент булып тора.

Билгеле булганча, илдә хәзер мондый контроль-хисап органы федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсе белән генә чикләнми. Муниципаль дәрәҗәдә дә шушындый ук орган төзелә башлады. Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, Татарстанда бу эш узган ел тәмамланган. Республикада барлык муниципаль район һәм шәһәр округлары белән контроль-хисап органнары төзү буенча килешүләр имзаланган. Урыннардагы бу органнар ТР Хисап палатасының зур ярдәмчеләре, ди Дәүләт Советы рәисе. Хәзер аларда эшне оештыру, матди база, тиешле кадрлар белән тәэмин ителеш булдырылган. Һәр муниципалитет бюджеты үтәлешен контрольдә тотучы мондый органнар булдыруга ил күләмендә, шул исәптән республикада да муниципалитетлар арасында тискәре мөнәсәбәттә торучылар да бар. Нишләп әле, мәсәлән, мөстәкыйль авыл җирлекләренең бюджетлары үтәлешенә тышкы финанс контроле булдырылырга тиеш? Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, муниципалитетлар үзләренең бердәм финанс контроле системасының аерылгысыз өлеше икәнен онытырга тиеш түгел. “Аларда тышкы финанс контроле булдыру бигрәк тә бүгенге катлаулы шартларда аеруча мөһим. Барлык муниципалитетларның да бит керемнәре үзләрен-үзләре туендыруга җитми. Алар республика казнасыннан финанс ярдәме ала. Шул шартларда бу акчаларның нинди максатларга тотылуын дәүләт контрольдә тотарга тиеш”, -дип ассызыклады ул. Бу фикерне үз чыгышында РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин да куәтләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер федераль, төбәк бюджетларыннан 90 процентка кадәр финанслау алган муниципалитетлар бар. Шулай булгач, аларга контроль нык булырга тиеш. Сергей Степашин фикеренчә, урыннарда контроль-хисап органнары булдыруның берничә юлы кулланыла. Ул бу мәсьәләне килешүләр төзү юлы белән хәл иткән Татарстанны мисал итеп китерде. Финанс контролен көчәйтүнең икенче юлы берлекләр һәм ассоциацияләр төзүдән гыйбарәт. Ул шулай ук төбәкләрдә кризиска каршы штаблар составында муниципаль контроль-хисап ораганнары вәкилләре дә булырга тиешлеген искәртте. Аның фикеренчә, муниципаль һәм дәүләт дәрәҗәсендә көчләрне берләштергәндә нәтиҗәлелек аудиты тагын да югарырак күрсәткечләр бирәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, муниципалитетларда контроль-хисап органнары булдыру үзен финанс яктан акламый дип дәлилләргә тырышу да урынсыз. Алар үзләренә тотыла торган чыгымнарны тулысы белән аклый. Казнага бу чыгымнардан күп тапкыр артык сумманы кире кайтарырга ярдәм итә.