news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
В.Путин М.Шәймиевне 2013 елгы Универсиада өчен көрәштә Казанның җиңүе белән котлады
Россия Хөкүмәте башлыгы ТР Президентына киң колачлы спорт бәйрәменә әзерлек эшләрендә уңышлар теләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путиннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә Татарстан Республикасы башкаласының җиңүе белән котлап телеграмма килде.
“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Казанның 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкаласы итеп сайлануы уңаеннан Сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге җиңүне хаклы рәвештә Россия атлетларының казанышларын тану, илебезнең халыкара спорт хәрәкәтенә керткән сизелерлек өлеше дип санарга мөмкин.
Универсиада иң югары дәрәҗәдә узар, Казан, Татарстан һәм бөтен Россиянең тормышында күренекле вакыйга булыр дип ышанам. Иң мөһиме – ул республиканың спорт инфраструктурасы үсешенә, халыкара гуманитар элемтәләрне ныгытуга куәтле импульс бирәчәк, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен раслау юлында мөһим адым булачак.
Киң колачлы спорт бәйрәменә әзерлек эшләрендә уңышлар телим”, - диелә котлауда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot