news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Григорий Рапота белән очрашты
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты.
Очрашу барышында яклар федераль һәм территориаль хакимият органнары өчен объектлар төзү мәсьәләсе хакында фикер алышты. Минтимер Шәймиев Казан үзәгендә Федераль Иминлек хезмәтенең яңа бинасын төзү һәм җиһазландыру эшләренең төгәлләнүе хакында сөйләде. Ирек мәйданында ТР Министрлар Кабинетының күптән түгел төзелгән яңа бинасы, ТР Дәүләт Советы бинасы һәм ТР Югары судының төзелеп килүче бинасы бердәм ансамбль хасил итә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан башкаласында республика һәм федераль хакимият органнары өчен яңа заманча биналар сафка басу фактына басым ясады. Бу республика җитәкчелегенең әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирүе хакында сөйли.
Казанга ике көнлек сәфәре барышында Григорий Рапота “Югары технологияләр медицина белем бирү үзәге” югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча Федераль методик-укыту үзәгендә булган инде.
Казанга эш сәфәре кысаларында ул шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгында булырга, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Кризиска каршы үзәкнең эше белән танышырга ниятли. Казан ратушасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленә 2013 елгы Универсиаданың презентациясен күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, Г.Рапота Казан вертолет заводында, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең Татарстан Республикасы буенча Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot