news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берлинда Д.Медведев белән А.Меркельның сөйләшүләре башланды

Визит барышында Медведевның Германия Федератив Республикасының сәяси, парламент һәм иҗтимагый даирәләре вәкилләре каршында чыгыш ясавы көтелә.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). РФ Президенты Дмитрий Медведев дәүләт башлыгы сыйфатында Ауропага беренче визитын башлады, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Германиягә бер көнлек рәсми визитның программасы шактый бай эчтәлекле. Аэропорттан президент кортежы турыдан-туры федераль канцлер ведомствосына юл тотты, анда Россия дәүләте башлыгын каршы алу буенча рәсми тантана узды.
Аннары Дмитрий Медведев белән Ангела Меркельның сөйләшүләре башланды.
Визит барышында Медведевның Германия Федератив Республикасының сәяси, парламент һәм иҗтимагый даирәләре вәкилләре каршында чыгыш ясавы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot