news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераны Сәмра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Бөек Ватан сугышы ветераны Курск сугышында, Беларусь, Литва, Латвия, Польшаны азат итүдә була, Германиягә барып җитә һәм Берлинны алуда катнаша.

Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераны Сәмра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Ул бу хакта Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге битләрендә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Сәмра Бикмиеваның авыр сугыш елларында операция бүлмәсендә шәфкать туташы булганлыгын, «яралыларга ярдәм иткән һәм бөтен гомерен медицинага багышлаган» икәнлеген искәртте. «Туган көнегез белән, Сәмра ханым! Сәламәтлек Сезгә!» — дип котлый ул.

Сәмра Сабир кызы Бикмиева 1921 елның 5 маенда Татарстанның Буа районы Черки-Кильдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. Казан акушерлык мәктәбен 1941 елның июлендә тәмамлый һәм бер айдан соң мобилизацияләнә.

Бикмиева 61нче армиянең 86нчы медицина аерым ротасында операция шәфкать туташы булып хезмәт итә. Аннан рота Брянск, Көнбатыш, Үзәк һәм 1нче Белорусь фронтлары составына кергән. Курск сугышында, Беларусь, Литва, Латвия, Польшаны азат итүдә була, Германиягә барып җитә һәм Берлинны алуда катнаша.

Медицина хезмәте лейтенанты булып,1946 елда демобилизацияләнә. Тагын ике елын Венгриядә һәм Румыниядә үткәргән. 1950 елда Казанга кайта һәм 3нче бала тудыру йортында акушерка булып эшли башлый. 1952 елда өлкән шәфкать туташы булып Казан хәрби госпиталенең йогышлы авырулар бүлегенә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Сәмра Бикмиева Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шулай ук 20дән артык медаль белән бүләкләнгән. Намуслы хезмәте күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән, хезмәт ветераны. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100