news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев онлайн узачак «Үлемсез полк»ка кушылды

Ул онлайн-йөрештә әтисенең портретын урнаштырды.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды. Ул онлайн-йөрештә әтисенең портретын урнаштырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шаһишәрип Шәймиев 1941 елның Кызыл Армиясенә алына. Шунда ук фронтка эләгә, Мәскәү янында сугыша. 1942 елда авыр яраланып, комиссияләнә.

Элегрәк онлайн йөрешкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылган иде. Ул үзенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның портретын урнаштырды һәм республика халкын акциядә катнашырга чакырды.

«Үлемсез полк онлайн» чарасында катнашу өчен 7 майга кадәр 2021.polkrf.ru проект сайтында, шулай ук «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге (ok.ru/app/polk) мини-кушымтасында һәм «ВКонтакте»да (vk.com/polk_app) теркәлергә мөмкин. Һәр гаризаны мәҗбүри тәртиптә волонтерлар-модераторлар алдан тикшерә. Шуннан соң катнашучының шәхси кабинетында геройның онлайн-стройда узу вакыты турында мәгълүмат пәйда була.

Онлайн-йөреш трансляциясе илнең барлык төбәкләрендә 9 майда узачак, ул җирле вакыт буенча 15.00 сәгатьтә башлана. Аны 2021.polkrf.ru проект сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телеканал битләрендә, шулай ук Okko онлайн-кинотеатрларында. ivi.ru, more.tv һәм Смотрим.ру платформасында карарга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100