news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министр белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе генераль директорының өстенлекле территорияләрне үстерү буенча беренче урынбасары Игорь Носов катнашты.

Очрашуда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

«Төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән, махсус икътисади зоналар булдыру һәм үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү турында фикер алышу булды», — дип билгеләп үтә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Элегрәк Татарстан Ерак Көнчыгышның барлык төбәкләре белән диярлек сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Республика Ерак Көнчыгыш Федерация субъектларына азык-төлек продуктлары, шиннар, ашламалар, йөк автомобильләре һәм башка товарлар китерә. Алардан, үз чиратында, балык һәм балык продукциясе, медицина инструментлары һәм җиһазлары кертелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100