news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстандагы ныклы база барлык каршылыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк

Татарстанда Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб булдырылды, аны Премьер-министр Алексей Песошин җитәкли.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россиягә каршы санкцияләр Татарстандагы предприятиеләрне дә читләтеп узмый, әмма соңгы елларда республикада булдырылган ныклы база ярдәмендә Татарстан барлык каршылыкларны җиңә алачак.

«Ил хакимияте санкцияләр йогынтысын йомшарту өчен карарлар әзерләү турында игълан итте һәм аларның кайберләрен тәкъдим дә итте инде. Бу кече һәм урта эшмәкәрлекне тикшерүгә мораторий, ташламалы кредит бирүне саклау өчен өстәмә акча бүлеп бирү, капитал амнистиясенең яңа этапларын башлау, аграрийларга акча бүлеп бирү, салым түләү вакытын озынайту, ИТ-тармакта эшли торган компанияләргә ярдәм чаралары», — дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Президент әйткәнчә, санкция шартларында икътисад үсеше тотрыклылыгын арттыру буена федераль дәрәҗәдә хөкүмәт комиссиясе эшли, аны Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкли.

Шулай ук Татарстанда Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб булдырылды. Аны республика Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли.

«Хәзер иң мөһиме — бердәмлек, үзара ярдәмләшү, үз көчеңә ышаныч. Әлеге этапны тыныч һәм эзлекле узу, тотрыклылыкны саклау өчен тиешле барлык чараларны да тормышка ашыру — безнең уртак бурыч», — дип яза Рөстәм Миңнехановка сылтама белән Президентның матбугат хезмәте.

24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына ясаган видеомөрәҗәгатендә Донбасста махсус хәрби операция башлану турында хәбәр итте. Көнбатыш илләре бу карарны гаепләп чыкты һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot