Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәйхразыев күренекле хатын-кызларга Татарстан Президенты исеменнән бүләкләр тапшырды
Жюри әгъзалары ир-атлар өчен «Лидер» һәм «Мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләрендә бертавыштан медицина учреждениеләре җитәкчеләре өчен тавыш бирде.
(Казан, 5 март, Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бүләкләрне республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев тапшырды, ул барлык хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
«Ир-ат буларак безнең бурыч — сез һәрвакыт бәхетле булсын өчен сезнең белән янәшә булу, җаваплылыкны үз җилкәбезгә алу, кайгырту!» — диде ул.
Быел, санитар-эпидемиологик хәл аркасында, конкурс онлайн-режимда узды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, гадәти булмаган форматка карамастан, катнашу өчен гаризалар күп килгән.
Барлыгы сигез: «Хатын-кыз — ана», «Хатын- кыз — лидер», «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым — минем һөнәрем», «Галим хатын-кыз», «Өченче буын героинясы», «Бизнес-леди» һәм «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинацияләрендә 23 герой бүләкләнде
Ике — «Ир-ат — лидер» һәм «Ир-ат — мәрхәмәтле йөрәк» ир-ат номинацияләрендә бары тик медицина учреждениеләре хезмәткәрләре генә бүләкләнде.
«Бу номинацияләрдә сайлау безнең бер фикердә булды. Без бәхәсләшмәдек, фикер алышмадык, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Чөнки нәкъ менә алар коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алдынгы урында торды», — дип белдерде Зилә Вәлиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз