Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды
«Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Президент.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды.
«Иң матур язгы бәйрәм алдыннан „Ана даны“ медален тапшырабыз. Гаилә ул — җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент Татарстанда гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт лаеклы урын бирелгәнен билгеләп узды. «Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул былтыр 19 мең яңа гаилә барлыкка килгәнен әйтте. «Һәр алтынчы никах — катнаш гаилә. Туган балаларның яртысыннан артыгы гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Барлыгы 61 процент тәшкил итәләр. Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. 1 гыйнварга 40 мең 320 күп балалы гаилә исәпләнә», — дип белдерде.
Барлыгы 11 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз