news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов хокук саклау органнарында эшләүче хатын-кызларны 8 Март белән котлады

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Миңнеханов хокук саклау органнарында эшләүче хатын-кызларны 8 Март белән котлады
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстанның хокук саклау органнарында эшләүче хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Рәсми тантана Казан Кремлендә узды.

Очрашу башында Татарстан Президенты урамда салкынча һава торышы булуга карамастан, һәр көн гүзәл затларыбыз ярдәме белән кояшлы язгы атмосфера белән тулылана, дип искәртте.

«Сез үзегезне иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә: җитештерүдә, социаль өлкәдә, идарәдә һәм бизнеста күрсәтәсез. Бүген без хатын- кызларны — хокук саклау структуралары вәкилләрен котлыйбыз. Хезмәттә сез җаваплы карарлар кабул итәсез, һөнәри эшчәнлекнең барлык авырлыкларын кичерәсез, шул ук вакытта мөлаем һәм назлы булып каласыз», — дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.

Ул хатын-кызлардагы зур җаваплылык һәм профессиональлек аларның өйдә уңайлылык һәм тәртип булдыру сәләте белән туры килүен өстәп әйтте.

Республиканың һәм илнең заманча хокук саклау системасын хатын-кызлар катнашыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бүгенге көндә алар хокук саклау структуралары эшенең барлык дәрәҗәләрендә зур роль уйный һәм бу күрсәткеч елдан-ел арта гына бара.

«Сезнең ярдәмегез һәм аңлавыгыз ир-атларны яхшы гамәлләргә, көчле карарлар кабул итүгә һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә рухландыра. Сезнең белән теләсә нинди эш уңышлы башкарыла, сез — безнең куелган максатларга ирешүгә төп стимулыбыз», — диде Татарстан Президенты һәм гүзәл затларга бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм шатлык теләде.

Кереш өлеше тәмамлангач, тантанада катнашучылар чәчәк бәйләмнәре белән бергә Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкләр алды. Алар «Татарстан Республикасының атказанган юристы», «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» һәм башка мактаулы исемнәргә һәм бүләккә лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100