Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Изге Ана иконасы соборы интерьерын бизәү эшләре 80 процентка башкарылган
Татарстан Президентына гыйбадәтханәне торгызу эшләре график буенча барганлыгын әйттеләр.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре билгеләнгән график нигезендә алып барыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка гыйбадәтханәгә эш сәфәре барышында шул хакта хәбәр иттеләр. Республика җитәкчесен ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин аңлатып үткәнчә, бүгенге көндә чиркәүдә чуен идәннәрне җәю, иконостас өчен иконалар язу, чиркәү кирәк-яраклары һәм җиһаз әзерләү эшләре дәвам итә. Шулай ук эчке декор һәм гыйбадәтханәне рәсемнәр белән бизәү буенча эшләр алып барыла. 2,5 мең квадрат метр мәйданның 80 процентыннан артыгында - 2,1 мең квадрат метрда әлеге эшләр төгәлләнгән.
Чиркәүдә эшләрне карау барышында шулай ук яңадан торгызылган соборны һәм барлык объектлар комплексын җылыту вариантлары турында фикер алыштылар.
Дин йорты ТР Президентының «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы Указы (№УП-1066) нигезендә торгызыла. Объект нигезенә истәлек ташы 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашында салынды.
2016 елдан 2021 елга кадәр гыйбадәтханә беренчел рәвештә диярлек торгызылды. Моннан тыш, «Мәгарә гыйбадәтханәсе» дә торгызылды. Ул 2020 елның 25 февралендә митрополит Феофан тарафыннан изгеләндерелде.
Исегезгә төшерәбез, Казан Изге Ана иконасы соборын бөек изгеләндерү тантанасы 2021 елның 21 июленә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз