news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды

Президент бүләкләнүчеләргә Татарстанга ярдәм итүләре һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда ТАССР йөзьеллыгы уңаеннан медальләр тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без партнерларыбызны, дусларыбызны, хезмәттәшләребезне, якташларыбызны югары бәялибез. Шул исәптән сезнең ярдәм белән Татарстан үсеш динамикасына ия», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүләкләрне Россия Хисап палатасы аудиторы, икътисад фәннәре докторы Юрий Воронин, Пирогов исемендәге  Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты ректоры каршындагы киңәшче Александр Царегородцев һәм оборона ведомстволары вәкилләре алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot