news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль адаптация бирәчәк

Мәскәүдә Казанда булачак халыкара ярышларга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Миңнеханов: Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль адаптация бирәчәк

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасын югары дәрәҗәдә уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк.

Бу хакта Мәскәүдә Халыкара ярышларга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Безнең өчен Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыру - зур җаваплылык. Без беренче тапкыр интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен халыкара ярыш уздырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаганда.

Ул республика кунакларга һәм катнашучыларга «искиткеч спорт объектлары, бик яхшы үсеш алган инфраструктура һәм, һичшиксез, иң танылган казанышыбыз — кунакчыллык һәм ачык йөз»тәкъдим итәчәген искәртте. Татарстанда киң мәдәни һәм экскурсия программалары оештырылачак.

Утырышны оештыру комитеты башлыгы, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды. Ул Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыру - җәмгыять игътибарын үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә юнәлтү, шулай ук алар өчен спорт ареналарында да, көндәлек тормышта да иң яхшы шартлар тудыру өчен уникаль мөмкинлек булуын әйтте.

Чернышенко Татарстанның зур халыкара ярышлар уздыру буенча иң алдынгы тәҗрибәгә ия булуын искәртте.

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада 2022 елның 22 гыйнварында старт ала. Анда 107 илдән мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык атлет һәм юнифайд-партнерлар катнашыр дип планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100