news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда Спортның су төрләре дөнья чемпионаты буенча киңәшмә уздырды

Ярышлар Казанда 2025 елда узачак.

Миңнеханов Казанда Спортның су төрләре дөнья чемпионаты буенча киңәшмә уздырды
tatarstan.ru

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Казанда Спортның су төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә видеоконференция элемтә режимында узды. «Катнашучылар спорт объектларын әзерләү, спортчыларны һәм делегация вәкилләрен урнаштыру, турнирда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты», — диелә хәбәрдә.  

Киңәшмәдә РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, ТР Спорт министры Владимир Леонов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100