Фәрит Мөхәммәтшин 2020 елдагы Татарстанның иң яхшы юристлары исемнәрен атады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика юристларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Юристлар хезмәт вазифаларын үтәп, һәрвакыт риясыз, объектив, әмма шул ук вакытта гадел һәм битараф булмаган кешеләр булып калырга тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстанның ел юристы» премиясен тапшыруда хәбәр итте. Тантаналы чара Казан Ратушасында узды.

«Шершеневич исемендәге ел саен бирелә торган премия  күп нәрсә турында сөйли — Татарстан юридик мәктәбенең уңышлары, сезнең төрле өлкәләргә керткән өлешегез турында. Юристларга бөтен җирдә дә ихтыяҗ бар», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин тантанада катнашучыларга.

Аның сүзләренә караганда, юрист һөнәре законнарны, хокук куллану практикасын һәм характердагы аерым сыйфатларны яхшы белүне таләп итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «ТР атказанган юристы» исемен ТР Адвокатлар палатасы адвокаты Ольга Камалетдинова, ТР Казан нотариаль округы нотариусы Светлана Хамачина, КФУ профессоры Гадел Абдуллин, КФУ доценты Зөһрә Гаделшина алды.

«Шәймәрдәнов, Ялилов һәм Сабитов» юридик фирмасы генераль директоры Айнур Ялилов ТР Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Державин исемендәге премиягә юридик фәннәр докторы, Россия дәүләт гадел хөкем университеты профессоры Марина Ефремова ия булды.

Габриэль Шершеневич исемендәге премиягә юридик фәннәр докторы, Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының беренче проректоры Елена Грачева лаек булды.

«Татарстанның ел юристы» премиясе Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге советы тарафыннан гамәлгә куелды. Ул югары квалификацияле юристларның казанышларын билгеләп үтәргә тиеш, ә аның максаты — юрист һөнәренең абруен күтәрү.

Быел «Гадел хөкем» номинациясендә премиягә ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов лаек булды. «Хокукый агарту» номинациясендә беренче булып бүләкне Россия юристлары ассоциациясе советы әгъзасы, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов алды.