news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Машина төзелеше күргәзмәсен ачачак

Шулай ук Татарстан Президенты Төркия Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанкны кабул итәргә планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов Машина төзелеше күргәзмәсен ачачак
архив

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» күргәзмәсе кысаларында берничә эшлекле очрашу һәм киңәшмә уздырачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»га юл тотачак. Анда машина төзелеше өлкәсендә яңа эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. ТР Президенты экспозицияне карап, сәламләү сүзе белән чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук «Казан Экспо» да республика җитәкчесе Татарстанның машина төзелеше предприятиеләре Координация советының IX утырышында катнашырга планлаштыра.

Күргәзмә комплексында булганнан соң республика җитәкчесе «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән эшлекле очрашу планлаштыра, шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты «Kazan Palace by Tasıgo» кунакханәсенә юл тотачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында аныклап узуларынча, форумда катнашучылар дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү буенча фикер алышырга, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру чаралары турында фикер алышырга планлаштыралар. «Форум кысаларында контракт системасы турындагы законга үзгәрешләр кертүгә багышланган пленар утырыш уздыру планлаштырыла, шулай ук күргәзмә экспозицияләре эше оештырылачак», — дип билгеләп үттеләр дәүләт комитетында.

Кич Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанкны кабул итәргә планлаштыра. Татарстан һәм Төркия икътисадның төрле өлкәләрендә, шул исәптән энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, төзелеш, авыл хуҗалыгы җитештерүендә, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерәләр. Татарстанда «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам», «Джошкуноз» кебек эре Төркия заводлары уңышлы эшләп килә, яңа проектлар өстендә эш алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100