news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Төркиягә эшлекле сәфәргә җыена

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк әфәндегә Татарстанга килергә вакыт тапканы һәм халыкара күргәзмәдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Төркиягә эшлекле сәфәргә җыена
tatarstan.ru

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан делегациясе белән Төркиянең Анкара һәм Иске шәһәрләренә эшлекле сәфәргә барырга планлаштыра. Ул бүген Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Мостафа Варанк Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты. Иртәгә, 5 декабрьдә, «Алабуга» махсус икътисади зонасында урнашкан Төркия инвесторлары җитештерүләрендә булачак («Хәят Кимья», «Кастамону Энтегре», «Шишеҗам», «Җошкуноз-Алабуга»).

«Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Без һәрвакыт Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү инициативаларын хуплыйбыз. Илләребез президентлары – Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган – төбәкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәләр», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Төркия компанияләре республикага 2 млрд АКШ доллары инвестицияләгәннәр. «Алабуга» МИЗ территориясендә ун Төркия заводы уңышлы эшли – бу «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеҗам» – «Тракья Гласс», «Шишеҗам» – «Аутома-тив Гласс», «Җошкуноз», «Дизайн групп», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Сарач Макина».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән Төркиянең бизнес-багланышларны үстерү өчен мөмкинлекләре җитәрлек.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Мостафа Варанк федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100