«КАМАЗ», Яр Чаллы һәм Россия Саклык банкы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Герман Греф Автошәһәрдә булуын аңлатып киткәндә, билгеләп үткәнчә, “КАМАЗ” һәм шәһәр, аның беренче сәфәреннән соң, бик нык үзгәргән

 (Яр Чаллы, 4 декабрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Яр Чаллыга “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе-президенты Герман Греф һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Кунаклар “КАМАЗ”да булдылар, төп производстволарны карадылар. Компаниянең генераль директоры Сергей Когогин кунаклар өчен экскурсия уздырды.

Генераль дирекциядә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды. Беренче булып, Россия Саклык банкы белән “КАМАЗ” ААҖ арасында килешү имзаланды. Аңа “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе- президенты Герман Греф һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды.

Килешү, “КАМАЗ” ААҖнең инвестиция программаларын финанслау максатыннан, РФ дәүләт гарантиясе астында облигация займнарын урнаштыру буенча эшне оештыруны, агымдагы эшчәнлекне финанслау өлкәсендә хезмәттәшлек күләмен һәм “КАМАЗ” компанияләре төркеменең хезмәт хакы проектларын арттыруны, компания хезмәткәрләре өчен махсус ташламалы ипотека программасын эшләүне күз алдында тота.

Шулай ук “КАМАЗ” ААҖ белән “Лизинг Саклык банкы” ЯАҖ арасында килешү төзелде. Компанияләр лизинг коралларын кулланып, транспорт чараларын сату буенча уртак программалар эшләячәк. Сүз газ-мотор ягулыгы белән эшли торган “КАМАЗ”лар турында бара. Документны “Лизинг Саклык банкы” ЯАҖ генераль директоры Дмитрий Ерошок һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин имзалады. Яклар лизинг ярдәмендә финанслауны тәкъдим итеп, автомобильләрне, «КАМАЗ», «НефАЗ», «СЗАП», «ТЗА» һәм Bravis маркалы махсус техниканы һәм пассажирлар техникасын сату күләмен арттыруга юнәлдерелгән көчләрне берләштерү турында килештеләр.

Моннан тыш, Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге арасында килешү имзаланды. Килешүгә Идел-Нократ банкы идарәсе Сергей Мальцев һәм Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев кул куйды.

Герман Греф Автошәһәрдә булуын аңлатып киткәндә, билгеләп үткәнчә, “КАМАЗ” һәм шәһәр, аның беренче сәфәреннән соң, бик нык үзгәргән.

“Яр Чаллы – хакимияттә дә, җәмгыятьтә дә бик сыйфатлы кешелек потенциалы булган шәһәр. Технопарклар, ИТ-парклар, сәнәгать парклары төзелә. Шәһәр һәм республика үсә. Без бүген һәм кичә хезмәттәшлек турында бик күп документлар имзаладык: республика, шәһәр, “КАМАЗ” белән. Без Татарстанга төрлечә ярдәм итәчәкбез”, - дип билгеләде ул.

ТР Президенты сүзләренчә, Россия Саклык банкы республиканың стратегик партнеры булып тора. “Бу социаль ипотека да, 43 проценты “Саклык банкы” аша бара, шулай ук күпсанлы социаль программалар һәм алар гына түгел. Боларның барысын да Россия Саклык банкы башкара, моның өчен аңа зур рәхмәт”, - дип билгеләде республика башлыгы.

Сергей Когогин Саклык банкы белән килешүгә кул куюны түбәндәгечә аңлатты: “Без бүген ия булган инвестицияләр бик зур. Безнең еллык инвестицион сумма өч тапкырга арта диярлек. Безнең өчен әлеге мәсьәлә гади булмый: елына 4 яки 5 млрд.сумны дөрес куллану бер, 10-15 млрд сумны – икенче. Бу, нәтиҗәгә ирешү өчен, яңадан үзгәртеп коруны һәм яңадан уйлауны, нәтиҗәле инвестицияләүне таләп итәчәк”.