Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә булды
Бүген яңадан торгызылган гыйбадәтханәдә Казан Изге Ана иконасы бәйрәме уңаеннан илаһи литургия узды.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие дине эшлеклеләре белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген яңадан торгызылган гыйбадәтханәдә Казан Изге Ана иконасы бәйрәме уңаеннан илаһи литургия узды. Гыйбадәт кылуларны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде.
Чиркәү тантаналарында катнашу өчен Казанга Тарихи православие чиркәүләре вәкилләре, шулай ук Елисаветинск-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте фонды делегациясе килде. Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында кунаклар Татарстанда милләтара һәм динара татулыкны һәм иминлекне саклап калу буенча алып барылган зур эшне билгеләп үттеләр, шулай ук дин тотучылар өчен Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуның мөһимлеген югары бәяләделәр.
Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучы барлык кешене бәйрәм белән котлады, Казан Изге Ана иконасы чиркәве - республиканың төп рухи хәзинәләренең берсе, дип искәртте. Ул шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең гыйбадәтханәне торгызудагы ролен аерым билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз