news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярының төзекләндерелә торган участогын карады

Татарстан Президенты Казандагы Четаев урамында озак төзелә торган объектларны тикшерде.

Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярының төзекләндерелә торган участогын карады
tatarstan.ru

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының төзекләндерелә торган участогын һәм Четаев урамындагы күп катлы торак йортларны карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярын Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясеннән Ленин дамбасына кадәр карап чыкты һәм бу участокта яктырту мәсьәләләрен хәл итәргә кушты. Шулай ук ул территориянең иминлеген, яшелләндерүне һәм төзекләндерүне тәэмин итүне исәпкә алып җәяүлеләр йөри торган өлештә койма кирәклегенә игътибар итте. Татарстан Президенты сүзләренчә, элек ял итү урыны буларак кулланылган бинаны (элеккеге «Парус» рестораны) тәртипкә китерү буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк.

Соңыннан республика җитәкчесе Четаев урамындагы озак төзелә торган күпкатлы торак йортларны карады. Төзүче — «Фирма Свей» ҖЧҖ төзелешкә рөхсәт алмыйча күпкатлы торак йортлар төзегән.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, бер күпкатлы йортта 3-18 кат булачак, тагын бер объектта алдан каралмаган катларны демонтажлау алып барыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Достоевский урамында хокук бозулар белән төзелгән күпкатлы йорт буенча эш алып барыла, дип хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты төзелеш объектлары төзелешен контрольдә тотарга, закон кысаларында өлешләп түләүчеләр проблемаларына игътибарлы булырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100