news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда кыска вакытта даруларны электрон сатуны оештырырга кушты

Тиздән Казанда дарулар белән дистанцион сату итә торган «еАптека» операторы челтәре булачак.

Миңнеханов Татарстанда кыска вакытта даруларны электрон сатуны оештырырга кушты

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Казанда дару белән сәүдә итү буенча иң эре операторларның берсе «еАптека»  ачарга планлаштыралар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәетгалиев урамындагы 6нчы йортта булды, анда шул үзәк урнашачак. Бу хакта Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Казанда үзәкне ачу турында килешү Татарстан Республикасы Президентының Саклык банкы башлыгы белән очрашуы вакытында төзелде.

Президентка хәбәр ителгәнчә, гамәлдәге мәйданнарда дару препаратларының электрон челтәре һәм курьер хезмәте урнашачак. Казан буенча препаратларны бер сәгать эчендә китерәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә республика фармацевтика оешмасы объектларында «еАптеки» складларын урнаштыру мәсьәләсен эшләүне йөкләде. Алар барлык медицина учреждениеләрен һәм Татарстан халкын кирәкле препаратлар белән оператив рәвештә тәэмин итәчәк.

«Безгә кешеләрнең үзләренә кирәкле дару препаратларын тиз һәм кыенлыксыз сатып алу мөмкинлеге булуы мөһим», — дип йомгак ясады Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100