news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Актаныш районы башлыгын авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде

Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Владимир Путин Актаныш районы башлыгын авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде
Владимир Васильев

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде.

Россия Президентының шул хактагы указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документта Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бүләкләнүе хәбәр ителә.

Шулай ук Россия Президенты указы белән ТР Гражданнар инициативаларына ярдәм итү буенча «Безнең эш» төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Тимур Сафинга «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале бирелә. Ул «иҗтимагый әһәмиятле чаралар әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен» бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100