news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов бөлгенлеккә төшкән туроператорларга түләүне арттырырга тәкъдим итте

Хәзерге вакытта финанс гарантиянең минималь күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Миңнеханов бөлгенлеккә төшкән туроператорларга түләүне арттырырга тәкъдим итте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туроператорларның эчке һәм читтән килүчеләр туризмы буенча финанс гарантиясен шактый арттырырга кирәклеге турында әйтте. Бу хакта ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында әйтте.

«Хәзерге вакытта аның минималь күләме нибары 500 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта туристларны кабул итү белән шөгыльләнүче компанияләрнең финанс әйләнеше дистәләгән һәм хәтта йөзләгән миллион сумнан артып китә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Туроператор бөлгенлеккә төшкән очракта иминият түләүләре еш кына җитәрлек булмый, дип өстәде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot