news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 белән вазгыять гади түгел, әмма медицина яхшы эшли

Республика башлыгы китергән мәгълүматлар буенча, вакцинаның беренче компонентын якынча 1 миллион 13 мең татарстанлы кадаткан.

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 белән вазгыять гади түгел, әмма медицина яхшы эшли
tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Covid-19 коронавирусының таралуына бәйле вазгыятьнең гади булмавын, әмма медицинаның яхшы эшләвен әйтте.

«Ковидка кагылышлы вазгыять гади түгел. Барлык режимнарны үтәүче кешеләр дә авырый. Вакцина ясатмаучылар гына түгел, вакцинасы булганнарның да проблемалары бар», — диде Республиканың Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсендә ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Ул прививкасы булган һәм прививкасы булмаганнарның чирне төрлечә кичерүләренә дә басым ясады. «Без вакцина ясатучыларның кагыйдә буларак өйләрендә дәвалануын күрәбез. Безнең хастаханәләргә керсәгез, яшь кешеләр дә реанимациядә ята. Болар сәламәтлеге җитәрлек дип санаучылар. Алай гына була алмый ул!», — диде Президент. 

Моннан тыш республика башлыгы соңгы атнада авыручылар санының бераз кимүенә дә игътибар итте. «Медицина яхшы эшли. Дарулар, урыннар — боларның барысы да җитәрлек. Авырлы хатыннарга һәм аларның тирәсендәгеләргә игътибар ителә. Авырлы ханымнарга да хәзер вакцина кадыйлар», — диде ул.

Миңнеханов шулай ук Татарстан халкын вакцинацияләү кампаниясен дәвам итүнең Covid-19 эпидемиясе шартларында төп бурыч булуын әйтеп китте. 163 прививка ясау пункты эшли, якынча 300 мең доза төрле препаратлар бар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) эшләүчеләр башкарган эшне дә билгеләп үтте. «289 объект тикшерелгән, аларның кырыгында төрле хокук бозу очраклары табылган. Бу якынча 14 процент. Иң күп очраклар җәмәгать туклануы нокталарында, сәүдә һәм сәламәтлек саклау объектларында теркәлгән», — дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100