Минтимер Шәймиев Татарстанда күптелле мәктәпләр төзүнең мөһимлеген аңлатты

«Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексларында укулар рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда полилингваль һәм билингваль мәктәпләр төзүнең мөһимлеген аңлатты. Бу хакта Татарстан Республикасының Беренче Президенты «100 процент Татарстан» эшлекле киңлеге эше кысаларында оештырылган интервьюда хәбәр итте.

«Татарстан өчен полилингваль һәм билингваль мәктәпләрнең әһәмияте - кешеләрне берләштерү. Безнең катнаш никахларыбыз күп. Хәзер мондый гаиләләргә балаларның белемен билгеләү җиңелрәк булачак. Укыту бары тик бер телдә генә алып барылганда, авыр булды», - диде сәясәтче.

Казанда беренче «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексы 1 сентябрьдә ачылды. Моннан тыш, Алабугада «Адымнар — Алабуга» полилингваль мәктәбе ачылды.

 «Белем һәм татулыкка юл. Бу җәмгыятьне, төрле милләт кешеләрен берләштерү, тел буенча каршылыклар булмасын өчен бик мөһим. Минемчә, бу - ышанычлы адым. Бу хәзерге заман мәгарифе юнәлешендәге адымнар», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

«Полилингваль белем бирү комплекслары күп мәсьәләләрне хәл итәчәк», - дип өстәде ул. «Әгәр без дөньяның күп кенә компанияләре белән эшлибез икән, кадрларны җәлеп итеп кенә калмыйча, үз кадрларыбызны да бирергә тиешбез», – дип дәвам итте ул.

«Татарстанлылар характерында үҗәтлек һәм белемгә омтылыш бар. Мин бу эшкә ышанам. Челтәрне үстерергә кирәк. Чыгымнар булачак, әмма бу хаклы. Артта калу начаррак», - дип нәтиҗә ясады Дәүләт Киңәшчесе.

2024 елга Татарстанда барлыгы алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе – Казанда, берәр - Алабугада, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк. Комплекслар составына мәктәпләр белән беррәттән балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк. Аларда укыту өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.