news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан район хастаханәләренә 70 яңа автомобиль тапшырды

Машиналар «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында бирелде.

Алексей Песошин Татарстан район хастаханәләренә 70 яңа автомобиль тапшырды

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар Кабинеты янында, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тапшыру «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында узды.

Бу программа буенча быел «Лада Ларгус» базасында барлыгы 370 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы сатып алынган. Транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен ташу өчен билгеләнгән. Барлык автомобильләр дә «ТР ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме идарәсе» үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган, яңа җиһазлар куелган.

«Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа "Лада Ларгус" автомобиле тапшырабыз. Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак», - дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Быел бу медицина учреждениеләренә модернизация программасы буенча автомобильләрне беренче генә тапшыру түгел. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь аенда авыл хастаханәләренә һәм сырхауханәләренә 193 автомобиль тапшырган иде, ә июль аенда фельдшерларга медицина модуле булган 90 автомобиль ачкычын бүләк итте.

«Мин медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм иминлек телим. Һәм, билгеле булганча, хәерле юллар», — дип йомгаклады ТР премьер-министры.

Автомобильләр тапшыру тантанасында шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100