news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгуга Казанда космос аша пилотсыз очкычлар белән идарә итү системасын күрсәттеләр

РФ Оборона министрына модернизацияләнгән Ту-160 самолетын очу-сынау станциясенә тапшырачаклары турында хәбәр иттеләр.

Шойгуга Казанда космос аша пилотсыз очкычлар белән идарә итү системасын күрсәттеләр
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булганда РФ оборона министры Сергей Шойгуга яңа техника үрнәкләрен чыгару өчен заводның яңадан җиһазландырыла торган объектларын, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендәге уникаль эшләнмәләрне күрсәттеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Оборона министрына пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендәге перспективалы эшләнмәләрне, шул исәптән төрле типтагы пилотсыз очу аппаратларының спутниклар аша җир өсте идарә станцияләре эшен контрольдә тотарга мөмкинлек бирүен күрсәттеләр», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Россия хәрби ведомствосы башлыгы бүген яңартылган Ту-160 ракетоносецларын һәм Ту-214 самолетларын төзү барышын тикшерү өчен Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Сергей Шойгуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Россия Федерациясе оборона министры Ту-160 җитештерүенең барлык этапларын карады, аңа авиазаводның җитештерү цехларын һәм техник яктан яңадан җиһазландырыла торган объектларын күрсәттеләр, шул исәптән дөньяда иң зур һәм куәтле электрон-нур эретеп ябыштыру һәм вакуум яндыру җайланмасын да.

Завод белән танышканнан соң Сергей Шойгуга модернизацияләнгән Ту-160 самолетын очу-сынау станциясенә тапшырачаклары турында хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә Ту-160 ракетоносецларын җитештерү, Ту-22М3 һәм Ту-160 самолетларын ремонтлау һәм модернизацияләү, шулай ук Ту-214 типик конструкциясе базасында махсус билгеләнештәге самолетлар чыгару алып барыла. Авиалайнерлар «Россия» махсус очу отряды һәм РФ Оборона министрлыгы заказлары буенча төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100