Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «ТАИФ» эшчәнлегенең узган елгы нәтиҗәләре белән танышты
Татарстан Президенты «ТАИФ» предприятиеләре акционерларының еллык җыелышлары нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча «ТАИФ» предприятиеләре акционерларының еллык җыелышлары нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең узган елгы икътисади нәтиҗәләре белән танышты. Нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ кимүгә һәм дөнья икътисады үсеше темплары акрынаюга карамастан, компанияләр төркеме предприятиеләрендә җитештерү күләмнәренең кискен кимемәде.
Моннан тыш, «ТАИФ» предприятиеләрендә коронавирус пандемиясе таралуын кисәтү буенча системалы эш оештырганнар.
Татарстан Республикасы Президентына шулай ук яңа производстволар төзү һәм гамәлдәгеләрен модернизацияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм сәнәгать иминлеге буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз