news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: «Торак буенча проблемалы объектларның һәрберсе өчен җавап сораячакбыз»

Былтыр булган кимчелекләрне бетерер өчен, быел бюджетта 500 млн. сум күләмендә акча каралган, үкенечкә, муниципаль берәмлекләргә бүленгән ул акча шушы максатта тотылмый

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Татарстанстат» китергән мәгълүматлар буенча, 2008 елның 1 июленә Дәүләт торак фонды программасы буенча 29,08 мең кв.м. торак гамәлгә тапшырылган. Бу исә планның 4,1 проценты. «Темплар бик сүлпән, шуңа күрә Фондка елның III кварталында җиң сызганып эшләргә туры киләчәк», - дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов тарафыннан үткәрелгән видеоконференциядә.
 Аның сүзләренчә, министрлык соңгы ике атна эчендә ТР Президентының Торак фондының Попечительләр советында биргән күрсәтмәсенең үтәлешен анализлап, түбәндәгеләрне ачыклаган. Республикабызның 19 муниципаль берәмлегендә Фонд программасының торак объектлары буенча хәл ителә алмаган проблемалары бар. Ике атна элек андый мәсьәләләр 25 муниципаль берәмлектә булса, аларның 6сында финанслау, проектлау һәм торак йорт салу буенча проблемалар 1 июльгә тулысынча хәл ителгән. Фонд программасына кергән 112 объектның 88ендә генә төзелеш эшләре барса, соңгы ике атна эчендә 1сендә эш башланган, 24ендә эшкә әле тотынмаганнар да (ә бер ай элек 31 объект тик тора иде).
 «Бу мәсьәләгә якынрак килеп, алга таба нәрсә эшләргә кирәклегенә игътибар юнәлтәсем килә, - диде М.Хөснуллин. – Әгерҗе районында 122 фатирлы йортны төзергә дигән рөхсәт язуына кул куелмаган – бу фәкать административ проблема, шулай ук Фонд тарафыннан финанслау буенча мәсьәләләр бар. Алексеевск районында 18 фатирлы торак йорт төзү өчен подрядчылар арасында һаман да конкурс үткәрелмәгән», - дип искәртеп үтте ул.
Министр белдерүенчә, Әлкидә «Агросәнәгатьне үстерү» илкүләм проекты буенча финанслауда Фондның 30 процент күләмендә бурычы бар. Әлмәт районында илкүләм проект буенча төзелгән барлык йортларда да инженерлык челтәрләр юк. Арчада Геологическая урамындагы 12 фатирлы 4 торак йорт буенча төзелеш эшләренә рөхсәт юк, финанс мәсьәләсе хәл ителмәгән. Буада «Агросәнәгатьне үстерү» проекты буенча финанслау мәсьәләсе 30 процентка хәл ителмәгән. Чүпрәледә 4 йортны газ белән тәэмин итү проблема булып тора, газүткәргеч челтәр юк.
«ТР Президенты Алабугадагы 3 йортны аерым контрольгә куйган иде. Шулардан 200 фатирлы торак йорт мәсьәләсендә хәзерге вакытта төзелеш эшләренә рөхсәт алынды, инженерлык-геологик тикшеренү эшләре башкарылды, проектлау эшләре бара, котлованнар казылган, свайлар кагыла, - ди министр. - Зәйдә «Агросәнәгатьне үстерү» проект буенча төзелергә итешле 11 торак йорт мәсьәләсендә «Татагропромстрой» белән әле дә булса килешенеп бетелмәгән. Президент контрольгә куйган 207 фатирлы торак йорт буенча экспертиза үткәрелде, финанслана башлады, нәтиҗәдә, эш кузгалды. Лаеш районы Габишево бистәсендәге 32 фатирлы йортка подрядчы сайлау конкурсы бара. Лениногорскида төзелә торган торак йортны канализация, электр белән тәэмин итү буенча мәсьәлә ачык калган, аны кичекмәстән хәл итмәсәк, йортны быел тапшырып булмаячак. Питрәчтә агросәнәгать комплексына караган бөтен торак йортларда диярлек инженерлык челтәре юк, Тукай районында да шул ук проблема. Спас районында проблемалы йорт буенча финанс мәсьәләсе хәл ителде, ләкин эш 1 нче катларда гына бик әкрен бара. Чистай районында 18 фатирлы 2 йорт, 2008 елда кулланылышка тапшырылырга тиеш булса да, әле һаман проектлау дәрәҗәсендә генә. Чаллыдагы 20 мең кв.м. торак мәйданлы йорт буенча электр белән тәэмин ителеш мәсьәләсе чишелмәгән. Казанның «Азино-1» микрорайонындагы 35 мең кв.м.лы проблемалы йорт төзелешенә нулевой циклга экспертиза ясалып, финанслау хәл ителде. Эш бүген 2 сменада барса да, технологик сәбәпләрдән, йортны ел ахырына кадәр тапшыру мөмкин түгел».
М.Хөснуллин фикенренчә, кулланылышка тапшырырга рөхсәт булмау (дөрес, монысы муниципаль берәмлекләргә карый), Фонд тарафыннан финанслау сузыла килу, инженерлык челтәрләре буенча проблемалар әлеге мәсьәләдә төп каршылык булып тора. «Былтыр булган кимчелекләрне бетерер өчен, быел бюджетта 500 млн. сум күләмендә акча шушы челтәрләргә дип каралган иде. Үкенечкә, муниципаль берәмлекләргә бүленгән ул акча шушы максатта тотылмый. ТР Икътисад министрлыгы белән бергәләп бу мәсьәләнең очына чыгарга җыенабыз», - дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
«Торак йортларны кулланылышка тапшыру мәсьәләсендә килеп туган проблеманы кичекмәстән хәл итәргә кирәк, болай булса, бер нәрсә эшләргә дә өлгермәячәкбез. Инде хәзердән үк 2009 ел турында кайгыртырга кирәк», - дип, Премьер-министр җаваплы затларга 2 атна эчендә проблемалы объектларның һәрберсе буенча җавап тоту өчен әзерләнеп килергә кирәклеген басым ясап әйтте.   
 

news_right_1
news_right_2
news_bot