news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн ачты

Бассейн ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, Чаллыга шәһәр статусы бирелүнең 90 һәм КАМАЗның 50 еллыгы хөрмәтенә «Юбилейный» дип аталган.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн ачты
tatarstan.ru

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн ачылышында катнашы. Әлеге объект 2020 елда «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты буенча республикада төзелгән спорт корылмалары арасында иң зурысы булды.

«Су спорты төрләре Татарстанда аеруча популяр, шуңа күрә „Юбилейный“ яңа чемпионнар әзерләргә ярдәм итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов тантана вакытында. Ул Россия Президенты Владимир Путинга Татарстанның барлык инициативаларын һәм проектларын хуплавы өчен рәхмәт белдерде.

Бассейн 2020 елда билгеләп үтелә торган берничә вакыйга: ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, шулай ук Чаллыга шәһәр статусы бирелүнең 90 еллыгы һәм Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуның 50 еллыгы уңаеннан «Юбилейный» дип атала.

Бассейн бер ел эчендә диярлек төзелеп беткән, монда көненә 600дән артык кеше йөзү белән шөгыльләнә алачак. Спорт корылмасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә яраклаштырылган.

Яңа бассейнны ачу тантанасында видеоконференция режимында Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, РФ спорт министры Олег Матыцин һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников та катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100