news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли автономияләргә бүләкләр тапшырды

Парламент башлыгы Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләрен республика үсешенә һәм милләтара татулыкны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли автономияләргә бүләкләр тапшырды
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» дип аталган истәлек билгеләре тапшырды. Әлеге бүләкләрне 25 кеше алды.

«ТАССР оешуга 100 ел тулу — безнең өчен тарихи дата. Республика үсешендә гаять күп кеше катнашты һәм бүген без ия булган нәрсәләрне эшчән, күпмилләтле халкыбыз эшләде. Сез һәммәгез эш урыныгызда, үз эшегез белән республика үсешенә өлеш керттегез», — диде ул Татарстан Халыклары дуслыгы йортына тантаналы чарага җыелган кешеләргә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап республикада күп чаралар үткәрергә планлаштырылган булган, әмма Covid-19 пандемиясе үз төзәтмәләрен керткән. «Без кайбер чараларны җәйнең икенче яртысына кичектердек», — дип өстәде ул.

«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе республиканың бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карары белән 2019 елның августында гамәлгә куелган. Ул Татарстанның дәүләт, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән гражданнарга тапшырыла.

Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе 240тан артык милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәне үз эченә ала. Бөтен республика буенча Ассамблеянең 19 вәкиллеге, 12 Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100