Чаллыда Рөстәм Миңнехановка Азатлык мәйданын төзекләндерү барышын күрсәттеләр

Реконструкциядән соң мәйдан җәяүлеләр һәм велосипед юллары булган уңайлы урынга әйләнергә тиеш.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллыда Азатлык мәйданын төзекләндерү барышын күрсәттеләр. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов өчен мәйдан буйлап экскурсияне аның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова үткәрде. Экскурсия «6 нчы комплекс» тукталышыннан башланды. Соңыннан Президент амфитеатр зонасын карады һәм күзәтү мәйданчыгына күтәрелде.

Аннан соң Миңнеханов Чаллының махсус стендларда тәкъдим ителгән тарихи фотосурәтләрен карады. Шәһәр тарихы турында Автокала башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев сөйләде. Архив рәсемнәренең күбесендә КАМАЗ төзелешенең аерым мизгелләре сурәтләнгән.

Азатлык үзәк мәйданын үзгәртеп кору — Чаллы шәһәрен төзекләндерү программасының төп проектларыннан берсе. Проектның иң мөһим бурычларыннан берсе — җәяүлеләр һәм велосипед юлы булган уңайлы урын оештыру. Мәйданның яңа боҗрасы җәяүлеләр зонасы булырга тиеш.

Җәмәгать киңлеген төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында алып барыла.