Минтимер Шәймиев: “Дәүләт торак фонды эшләренә тыкшынырга теләүчеләргә юл куймаячакбыз”

Быел якынча 15 миллиард сумлык капиталь кертемнәр социаль ипотека программасы буенча йортлар төзелеше өчен сарыф ителәчәк
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, ТР Президенты каршындагы “Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президентының дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, министрлык җитәкчеләре, сәнәгать оешмалары генераль директорлары һәм башкалар катнашты.
Көн кадагына куелган 2008 елда социаль ипотека программасы үтәлеше һәм 2009-2011 елларга булган фаразлы күрсәткечләр, гражданнарны торак алу өчен учетка бастыру һәм аларны фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин хисап тотты.
“Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды уңышлы гына эшләп килә. Тузган торакны бетерү программасыннан соң социаль ипотека программасына күчкәч тә, фонд эш өчен кирәкле барлык механизмнарны эшләде. Татарстанда җәелдерелүче социаль ипотека программасы, илдә гамәлгә ашырылучы классик ипотекадан кискен аерыла. Әлеге программа ярдәмендә Татарстан халкын, бигрәк тә, аз керемле, уңайлы торакка мохтаҗ гаиләләрне фатир белән тәэмин итәбез”, - дип ачып җибәрде республика Президенты Минтимер Шәймиев утырышны. Аның әйтүенчә, быел социаль ипотека программасы буенча Татарстанда 709 мең квадрат метр мәйданда торак тапшыру ниятләнә. Бу, республикада кулланылышка күчү өчен төзелүче торакның 30 процентыннан артыграк өлешен тәшкил итә. Яшь гаиләләрне һәм авыл җирлегендәге яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасын исәпкә алганда, барлыгы 11 мең фатир файдалануга тапшырылачак.
“Республика Хөкүмәте һәм Дәүләт торак фонды тырышлыгы нәтиҗәсендә, фонд казнасына взнослар килә. Быел якынча 15 миллиард сумлык капиталь кертемнәр, социаль ипотека программасы буенча йортларны сафка бастыру өчен сарыф ителәчәк. Россиянең башка төбәкләрендә мондый тәҗрибә юк”, - дип ассызыклый Илбашы. Әмма ул белдергәнчә, төзелеш күләмнәрен арттыру белән беррәттән, аңлашылмый торган сораулар да туа. “Аларны җентекләп тикшерергә кирәк. Норматив актларга төзәтмәләр кертү дә ихтимал. Моңа ихтыяҗ бар, чөнки фондның нигезләмәсе тулысынча үтәлми. Кайдадыр кырыс холык җитеп бетмиме, әллә җитешсезлекләргә юл куябызмы... Беркемгә дә фонд эшләренә тыкшынырга рөхсәт бирмәячәкбез. Барлык таләпләр дә билгеләнгәнчә үтәлергә тиеш. Социаль ипотека программасы - республиканың йөзе”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
Президент басым ясаганча, АКШ та ипотекага кагылышлы финанс кризисы Татарстанда булмаска тиеш. Ни өчен дигәндә, Татарстанның социаль ипотека программасы финанс ягыннан нык. “Тулаем алганда, фондның эшчәнлеге шактый уңышлы”, - дип төгәлләде Минтимер Шәймиев кереш сүзен.