news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
М. Шәймиев: “Универсиадага әзерлек социаль ипотека программасы үсешенә комачауламаячак”
Социаль ипотека программасы бернигә дә карамастан, киләчәктә тагын да зуррак күләмнәр белән гамәлгә ашырылачак
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанның 2013 елгы Бөтендөнья Универсиада хуҗабикәсе исеменә лаек булуы белән бәйле рәвештә, төрле мәсьәләләр буенча имеш-мимешләр ишетелә, хатлар килә башлаган. Алар арасында Универсиада уздыру, социаль ипотека программасы үтәлешенә хилафлык китермәсме, дигән борчулы сорау да бар. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы “Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышында, республика җитәкчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
Президент ассызыклаганча, 2013 елда Универсиаданы кабул итү хокукын яулау шатлыгы белән онытылып, башка өлкәгә кагылышлы мәсьәләләрне читләштерергә ярамый. “Универсиада үткәрүгә әзерлек, социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга берничек тә комачаулый алмаячак”, - дип ышандырды Минтимер Шәймиев.
Илбашы сүзләренә караганда, ел саен инфляция нәтиҗәсендә, төзелеш материалларына, төзелеш-монтаж эшләренә бәя артканлыктан, торакның квадрат метры да кыйбатлана, әмма моннан качып булмый. Ул искәртеп узганча, квадрат метры 17 мең сумнан башланган программа, быел 22 мең сумнан тормышка ашырыла. “Кыйбатлану булса да, социаль ипотека программасы тагын да зуррак күләмнәр белән колач җәячәк”, - дип вәгъдә бирде Минтимер Шәймиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot