“Татарстан” ДТРК яңа директор билгеләнде

Ул – телеканалда хәбәрләрнең кичке чыгарылышын алып баручы һәм продюсер Фирдүс Гыймалтдинов

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Телеканалда хәбәрләрнең кичке чыгарылышын алып баручы һәм продюсер Фирдүс Гыймалтдинов “Татарстан” ДТРКнең яңа директоры итеп билгеләнде. Бер сәгатьтән ул коллективка тәкъдим ителәчәк.
Фирдүс Гыймалтдинов Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган.
Искәртеп үтәбез, “Татарстан” ДТРКсе директоры вазыйфасын башкарган Айрат Сибагатулллин агымдагы елның 26 мартында ТР мәдәният министры итеп билгеләнде.