news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов РФ субъектларының югары вазифа биләүче затлары өчен оештырылган семинарда катнаша

Мондый семинарлар Мәскәүдә 2007 елдан башлап даими үткәрелеп килә

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). 4-8 апрель көннәрендә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында (Мәскәү) Россия Федерациясе субъектларының югары вазифа биләүче затлары өчен оештырылган өстенлекле социаль-икътисади мәсьәләләргә багышланган семинар уза. Семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Семинарны Россия Федерациясе Президенты Аппараты оештыра.
Федераль дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре һәм фәнни оешмалар укытучылары һәм галимнәре җәлеп ителгән мондый семинарлар Мәскәүдә 2007 елдан башлап даими үткәрелеп килә. Биш көн дәвамында төбәк җитәкчеләре дәүләт төзелеше, илнең социаль-икътисади һәм сәяси тормышы, Россия җәмгыятен реформалаштыруга бәйле актуаль мәсьәләләрне караячак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot