news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады

Котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашуда әйтте.

Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык хатын-кызларны, гомумән, кызларны, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә», — диде Путин.

РИА Новости хәбәр итүенчә, котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашу азагында әйткән.

Ул ир-атларның 8 Март көнен бәйрәм итүгә бик теләп кушылачакларын искәртә.

«Сезне котлыйм һәм сезгә бары яхшы теләкләр телим», — диде ил Башлыгы һәм очрашуда катнашучыларга чәчәкләр бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100