news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Бурятиядә 6,8 меңнән артык татар яши.

Татарстан Президенты Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бурятиядә татарлар саны 6,8 меңнән артык кеше тәшкил итә. Татарлар Бурятиянең барлык районнарында диярлек яши, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

2005 елның апрелендә Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырыла, аны Саҗидә Баталова җитәкли. Иске Оноха, Мөхәршибир, Хәрәшибир авылларында һәм Улан-Удэ авылында Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе татар мәктәпләре эшли. Теләүчеләр «Ана теле» интернет-платформасында татар телен өйрәнә. Бурятия татарлары республика территориясендә төрле чаралар, шул исәптән Байкал Сабантуе оештыралар, ул инде 15 ел дәвамында үткәрелә.

Саҗидә Баталова шулай ук 2019 елда Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар ата» татар мәдәнияте үзәге ачылуын да әйтте. Бүген авылда махсус этнотурлар оештырыла, алар кысаларында кунакларны Көнчыгыш Себердәге татарлар тарихы, татар милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм аш-сулары белән таныштыралар.

Рөстәм Миңнеханов Бурятия җитәкчелегенә татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Сез бик мөһим миссия башкарасыз. Милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, телгә мәхәббәт - киләчәк буыннар өчен яхшы үрнәк. Бу эшне бездән башка беркем дә алып бармаячак. Без, үз чиратыбызда, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итәргә тырышабыз. Китаплар, мәдәни программа, чаралар оештыруда булышабыз", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100