news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ авиазаводында вертолетлар җитештерү белән танышты

Татарстан Президенты «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты, анда холдингның 2020 елдагы эшенә йомгак ясалды.

Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ авиазаводында вертолетлар җитештерү белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасына эш сәфәре кысаларында Улан-Удэ авиация заводында булды, анда ул вертолетлар җитештерү, шулай ук предприятиенең яңа мәйданчыклары белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

У-УАЗ директоры Леонид Белых Рөстәм Миңнехановка предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын, шул исәптән әзерләү-штамплау цехын күрсәтте.

Бүген агрегат җыю заводында Татарстан Республикасы Президенты Ми-8/17, күпмаксатлы Ка-226Т вертолетларын, шулай ук Ми-171А3 яңа моделен җитештерү белән танышты. Аннары Рөстәм Миңнеханов ахыргы җыю цехын Һәм маляр цехларын карады», диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алга таба ул яңа логистик үзәкне карады, аны якын арада ачу планлаштырыла. Үзәк товар-матди кыйммәтләрне саклау, склад хуҗалыгын оештыруда заманча цифрлы технологияләр кертү өчен кирәкле шартлар һәм инфраструктура булдырырга ярдәм итәчәк.

Завод мәйданчыкларын өйрәнгәннән соң Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты, аны Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде. Чарада узган елдагы финанс эшләренә йомгак ясалды, шулай ук холдинг предприятиеләрендә инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100